Азык – татар тормышының мөһим өлеше, һәм татарлар еш ашау һәм дә ризык турында сөйләшәләр.
Без Айбагарда хәзер ризык белән бәйле сүзләр исемлеген төзедек – милли ризыклар, чәй өстәле, халыкара ризыклар, ингредиентлар, пешерү … һәм тагын бик күп башкасы, шул исәптән кунак булып өстәл янында утырганда ничек сөйләшергә.
Исемлекне татар (латин әлифбасы), фин һәм инглиз телләрендә PDF итеп йөкли аласыз.
Ризык сүзләре (яки башкасы) өчен күбрәк тәкълифләрегез булса, безнең белән элемтәгә керегез.
Тәмле булсын! Ашларыгыз тәмле булсын!