Мунча

”Ак юл” дип аталган җыентыктан күчерелеп язылды. Сан 16, 1969, бит 1, Оулу, Финляндия.

Үзэшчән татар язучы, Садри Хәмид (1905–1987) Сергач шәҺәре якынындагы Яңыпарда, хәзерге вакытта Актук(ого) исеме белән танылган авылда туган. Гомеренең зур өлешен Финляндиядә яшәгән.

Текстны гарәп хәрефләреннән күчереп язучы Фазилә Насретдин.

Латин әлифбасы

English translation

“Монча” мунча нәрсә икәнлеген язып торырга тиеш тә түгел. Чөнки ул мунчада бинек “минек” белән чабыну яки бинексез тирләп, юынып чыга торган урын икәнен Һәммәбез бик яхшы беләбез. Мунчадан сүз башланылса да, мәсьәлә шәҺәр мунчалары хакында түгел, фәкать туган илебездәге мунчалардан кыска гына итеп язарга ният.

Ул мунчалар ничәмә мең еллардан бирле әби-бабаларыбыздан безгә кала килгән мираслар. Безнең якларда ул мунчаларны кереп чабыныр өчен генә түгел, хәтта хастаханәгә дә кулланалар иде. Кем дә булса сырхауласа яки бер ана бәбәй тудырырга булса, хәзер мунча ягалар иде. (Бәлки бу заманда да шулайдыр.) Ул мунчалар татар авылларында гына түгел, бөтен урыс-мукшы Һәм башка кавымнарның авылларында да бар, ягъни бар иде.

Безнең Яңы Парда Һәр йортта мунча булмаса да, дүрт йорт саен бер мунча бар иде. Элек заманнарда күп мунчалар җиргә казып эшләнгән булган. 1918 нче елларда да җиргә казып эшләнгән мунчалар күренгәли иде.

Мунча дигәннән фин халкы шул мунчаларны “фин мунчасы” диеп мактанып сөйләнәләр.

Ул мунчаларны иң элек әби-бабайлар “кәшеф” иткәннәр дә, имеш соңра башка кавымнарның араларына җәелгән диләр. Өч-дүрт миллионлык бер кавым күп заманнардан бирле мунчаларда чабынып килгәннәр дә, бөтен җир йөзенең халыклары мунчасыз яшәгәннәр имеш.

Үзара гына мактанулары җитмәде, берничә еллар елек үзләренә шөҺрәт алыр өчен бөтен җир йөзенә “фин саунасы” диеп “реклама”ясап игъланнар тараттылар.

Мунчаның асыл исеме “чабына” булса кирәк. Борынгы заманнарда сабыннар булмау сәбәпле үзгә төрле әйберләр белән ягъни үзләре эшләгән сабын кебекләр белән өсләрен пакьләгәннәр. Чын сабыннар дөньяга чыккач, юкә кабыклары, ягъни, мунчалалар белән сабыннарын күбекләткәннар. Шуннан соң “чабына” дигән исемне ташлап, мунча диеп әйтә башлаганнар?

Финнәрнең кадим бабалары татарлар тора торган яклардан күчеп киткәннәр дә, әле яши торган җирләренә урнашканнар, Һәм мунчалар да эшләргә аннан белеп килгәннәр.

Финнәр дә татарлар кебек иң элек “чабына” диеп әйткәннәр. Тора-бара финнәр “ч” хәрефен әйтә белмәгәннәреннән, чабына дигән сүзне “сауна” диеп әйтергә башлаганнар булырга кирәк?

“Ат аягын дагалатканда бака да сыйрагын тыккан” дигән бабайлардан калган бер мәкаль бар, финнәр дә бака кебек “безнең сауна” диеп мактаналар.

Керләнә өст, өстенә рух, Һич хозур – вөҗданга юк.

Ни сәбәптән җир йөзендә, тәнгә мунча, җанга юк.

Габдулла Тукай