Нәшрият турында

Айбагар – татар теле һәм мәдәниятенә багышланган фәнни хезмәтләр, нәфис әдәбият әсәрләре бастыра. Без аеруча бөтендөнья татар диаспорасы вәкилләре әсәрләренә игътибар итәбез.

Айбагар материаллары инглиз, татар (латин һәм кирилл хәрефләре белән) һәм рус телләрендә бастырыла.

Безнең электрон басмаларны халыкара, сәүдәгә бәйләнмәгән лицензия – CC BY-NC-ND 4.0 – нигезендә карау ачык. Әгәр кәгазь басмага заказ бирергә телисез икән, безнең белән элемтәгә керегез.

Айбагар – татар телендә шулай ук көнбагыш.

Контакт: aybagar / at / pm.me