Бүген чәйханәдә чәй янында пәрәмәч бирелә! Пәрәмәчне белмәгән яки пәрәмәч ашамаган татар дөньяда бар микән? Бик ышанмыйм. Татарларга, бигрәк тә мишәрләргә, үтәтаныш булса да, купләр әле бу ләззәтле ризыкны белмиләр. Ул әлегә кәбап, пиццалар кебек дөньяга җәелмәгән, ләкин татарлар белән аралашкан кешеләр, әгәр дә пәрәмәчне бер тәмләгән булсалар, бу ризыкны онытмыйлар.
Элекке заманда татар гаиләләрендә, миңа калса, Һәр атна ахыры пәрәмәч әзерлиләр иде. Бу турыда уйланганда әти-әни белән бергәләп пәрәмәч ясаулар күз алдыма килә. — Әни камыр баса, әти лыгыр-лыгыр сөйли-сөйли суган турый, борган итне тозлый, тозы җиттеме икән дип кат-кат тәмләп карый. Аннары инде камыр Һәм ит әзер булгач рәт миңа да килә. Әни уклау белән түгәрәк җәймәләр тәгәрәтә, әти итен җәя, ә мин пәрәмәчләрне бөрә башлыйм. — Итен бераз күбрәк куй, бик зур тишек калдырма, камыры калын булып калмасын кебек киңәшләр әни гел биреп тора. Шунда инде пәрәмәчнең бөрүе турында төрле хикмәтләр ачыклана. Берәү бөрүне бу яктан башлый, берәү тагын икенче яктан башлый икән. Берәүнеке бик ямьcез була, ә берәве бик тә матур бөрә икән. – Табада кызганда барысы да матүр була, дип әби яктан кычкыра.
Табында пәрәмәч янында шулпа, хардал, катык, тозлаган кыяр яки томат бирелә – җаның ни тели, шуны өстәлгә куясың инде! Безнең өйдә пәрәмәчне изгән шикәрләгән нарат җиләге белән ашарга яратүчылар бар. Бу инде финнәрдән ябышкaн гадәттер! Дөньяның төрле якларында төрлечә ашарга яраталар. Америкада пәрәмәчне кетчуп яки соя, ә Аустралиядә чили соусы белән ашыйлар дип беләм. Ләкин беренче пәрәмәчне кем ясаганын белү кызык булыр иде!