Эчлеге:
- 400 г ит, борган
- 1 суган, ваклап туралган
- 2 бк тоз
- 1 бк борыч
- бераз су, кайнатып суынган
Суганны вак кына тура да, борган иткә сал. Кайнатып суынган суны, тоз Һәм борычны өстә. Барысын да бергә яхшы болгат. Камырын бас.
Камыры:
- 2 дл сөт, җылы
- 1 йомырка
- бераз тоз
- 7 дл бодай оны
Кыздырып пешерү өчен үсемлек мае, мәсәлән, айбагар (көнбагыш) мае.
Сөтне бераз җылыт. Якынча 36-37 дәрәҗә, кулың белән бер җылылыкта. Сөткә бер йомырка сыт Һәм бераз тоз сал. Бодай онын өстә дә, камырны яхшы гына басып үзләт. Камыр байтак каты булырга тиеш. Өстен сөлге белән капла да, 10-15 мин. ял иттер.
Яхшы үзләткән камырны дүрт кисәккә бүл. Кисәкләрне озын батон сыман әвәлә, диаметры якынча 4-5 см. Әвәләгән камырны 2-3 см. калын кисәкләргә кис. Камыр кисәкләрен кулыңда тәгәрәтеп әвәлә. Алардан онлаган куна өстендә түгәрәк җәймәләр уклаула, якынча 10-15 см. диаметры.
Җәймәнең уртасына ит сал да, итне пычак яки синәк (чәнечке) белән тигезлә. Җәймәнең кырыена бөрү өчен 3 см. бушлык калдыр. Җәймәнең кырыеннан бармакларың белән күтәреп тот. Вак кына бөреп чык. Бөргәндә пәрәмәчнең уртасында кечкенә тишек калдыр.
Пәрәмәчләрне кайнар үсемлек маена салып кыздыр. Табадагы май пәрәмәчнең урта биеклегенә кадәр булсын (май эченә батырма). Тишекле якларын аска каратып табага сал да, кызаргач әйләндер. Ике ягы да кызарып пешкәч пәрәмәчләр әзер.
Пәрәмәч табынга шулпа белән кайнар килеш бирелә. Аның янында катык, тозлы кыяр, чөгендер, хардал (гәрчичә), нарат җиләк кайнатмасы Һ.б.ш. бирелә. Шулпа белән пәрәмәч тагын да ләззәтлерәк була.
Шулпа:
- 1 дл кайнар су
- тоз Һәм борыч
- сары май
Пәрәмәчләрне пешкән яки чи килеш туңдырырга мөмкин.
Тәмле булсын!
Кыскартмаларга аңлатмалар:
- г грамм
- бк бал кашыгы
- дл дезилитрә (1 дл = 100 мл)
Рәсемнәр Фазилә Насретдин