Садри (Садердин, «Сертук») Бәдердин улы Хәмид (Актук, 11.10.1905 – Хельсинки 14.12.1987) болгавыр заманының 1905 ахырында, Актукта (русчасы Aктуково), Яңы пар (Яңыпар) исеме белән дә танылган, татар авылында туган. Бу авыл Түбән Новгород өлкәсенең көньягында. Мәскәүдән Казанга поезд белән барганда Актукка иң якын түкталыш Сергач шәһәре. Бу тукталыштан авылга җитәр өчен тагын урам буйлап якынча 18 км көньякка таба барырга кирәк. Төбәк уңышлы кара туфрак җирләре, һәм бу якларда татар, рус һәм мукшы авыллары яши.
Садри Хәмид 1920 еллар башларында Финляндиягә килеп, сәүдәгәрлек эше белән гаиләсен яшәтте. Буш вакытында ул яратылган «Ак Йол / Ак Юл» исемле журнал, бик күп мәкаләләр һәм китаплар татар телендә язып, бастырып таратты. Садри Хәмиднең тормышы һәм эшчәнлеге турында олы улы Илхан Хәмид түбәндә сөйли:
Яшүсмер Садри, чыннан да әле малай гына, өйдән чыкканда, туган авылын гомере буена калдырачагына ышанмагандыр. Өй һәм якын туганнар – әти, әни һәм энеләр анда калды.
Авылдагы тормыш күп яктан начарайган иде. Элегрәк бик бөек патша Рәсәйе булган дәүләт инкыйлаптан соң тәртипсезлеккә һәм курку түлы чорга эләккән иде. Өстәвенә корылык һәм дә яхшы ашлык орлыкларының табылмавы, электән мул уңышлы, кара туфраклы кырлар өчен чишеп алмаслык авырлыклар тудырган иде. Акчаның кыйммәте югалган, һәм ватандашлар сугышы Актук авылының халкына да тәэсир иткән иде. Бәхетең булса яки «алыштырыла торган товарың» табылса, кирәк-яраклар алырга мөмкинлек бар иде. Гомуми тынычсызлану бөтен җәмгыятьне яулап алган иде.
Финляндия һәм Русия тимер юллары берүк киңлектә. Поезд транспорты ул вакытта инде алга киткән булган. Поезд белән хәтта Тын океан ярларына яки Мурманскка кадәр барып була иде (гәрчә Садри бу якларны белмәгән булса да). Паспорт һәм башка кирәкле документлар булганда поезд белән сәяхәт итү куркынычсыз санала иде. Юл өчен үз ризыкларны алу гадәткә кергән иде. Өс-баш киенү гади гына, димәк, ул заманга күрә һәм һәрвакыт сак булып йөрергә кирәк иде.
Садри үзенең киләчәге турында нәрсә уйлагандыр. Кардәшләр, Кулик нәселеннән булган туганнары, еракта бәйсез Финляндиядә яши иде инде. Аллаһына ышанып, ул Финляндиядәге туганнары янына күчеп китәргә карар кылды, чөнки туган авылының, Актукның, якын киләчәге караңгы булып күренде. Башка җирдә яшәү һәм яхшырак тормышка омтылу теләге, тимер юлы белән ерак җирләргә бару, аны күптән инде кызыктырып тора иде.
Егет чагында ялгыз кирәгенә тикле генә акча казану аның теләге иде. Актук авылы җанлы булып, анда төрле як хикәяләре гел ишетелеп торган. «Кайдадыр, кайчандыр, нәрсәдер…» – ягъни дөньяның төрле почмакларында яшәүче яшьләрнең уртак хыяллары. Садриның тормыш өчен таләпләре шактый гади булган, әмма гаилә кору хыялы кайдадыр күңеленең бер почмагында яши килгән.
Гаилә кору хыялы Оулуда 1944-нче елда Хәят Шахмаева белән никахлангач чынга әверелде. Хәят Нарвада туган татар кызы иде, һәм аның да туганнары Финляндиядә яши иде инде. Ул, Совет Берлеге Естониягә һөҗүм иткәннән соң, көймә белән Финляндиягә качып киткән булган.
Яшь пар тормышларын Оулуда кордылар. Гайләгә ике ир бала насыйп булды, Илхан (1945) һәм Балкыр (1948). Алар икесе дә белем алдылар һәм үз һөнәрләрендә җаваплы эшләр алып бардылар. Гомеренең соңгы өлешен, 1973 нче елдан башлап, Садри Хәмид Хельсинкидә гаиләсе белән яшәде һәм татар азчылыгының иҗтимагый-дини тормышында катнашты. Ләкин моннан элек…
Садри гомеренең зур өлешен гаиләсе белән Оулуда үткәрде. Башта Төньяк Финляндиянең төрле почмакларында «узылчы» (күчмә сатучы) булып аннары төрле базарларда һәм ярминкәләрдә сәүдә кыла иде. Соңрак ике кечкенәрәк тукыма кибетенең хуҗасы, хөрмәтле эшкуар булып эшләде.
Сәүдәгәрлек һәм язү һөнәреннән тыш күп башка хоббилары да бар иде. Еллар буе Оулудагы почта маркасы клубында (1930 елда корылган) коручы һәм мактаулы әгъза буларак актив катнашты. Садри 1960 нчы елларда Финляндиядә почта маркасы күргәзмәсе өчен бронза медаль һәм АКШ та халыкара чарада мактаулы сертификат белән бүләкләнде.
Кул эшлареннән агач һөнәрләре, буяу һәм рәсем ясау йөрәгенә якын иде. Ул шулай ук нумизматика, димәк, төрле илләрнең борынгы акчалары, белән кызыксына иде. Һәркөнлек кызыксынуы Финляндия һәм башка илләрнең дөняви хәбәрләре һәм вакыйгалары иде.
Ләкин Садри Хәмид, әдип һәм шагыйрь буларак, иң яхшы үзе баскан, киңколачлы әдәби әсәрләреннән таныла. Аның иҗатында иң яратылган, бәлки дә, «Ак юл» («ак» һәм «ак юл» татар телендә берничә мәгънәгә ия) дип исемләнгән журналы. Ул аны 1967 — 1977 арасында баш мөхәррир буларак нәшер итте, һәм 63 сан бастырып таратты.
Бар әсәрләрен гарәп хәрефләрендә күл белән язып, аннары офсет технологиясе ярдәмендә күбәйтә иде. Алманиядән заказ итеп алган гарәп шрифтларын да кулланды. Аларны басмаларга җыеп, Кирйола Оү басмаханәсендә, Оулуда, бастырып тарата иде.
Гарәп хәрефләрен куллану Садри өчен табигый һәм мөһим иде. Бу турыда уй-фикерләрен ул иҗатында ачык итеп күрсәтә. Җурналдан тыш, ул күп китаплар һәм төрле темалага кагылышлы җыеынтыклар җитештерде.
Садри Хәмидның ана теленә, татар теленә һәм мәдәниятенә мәхәббәте көчле иде. Моны туган авылы, аның табигате һәм тормышы турындагы күп язмалары раслый. Аның шәхесе иҗатының акыллы сүз уйнаткычлары, көлкеле мәзәкләре, эчтәлекле шигырьләре һәм оста рифмалары белән чын хәзинә сандыгы булып истә кала.