Чәйханәгә хуш килдегез!

Әйдәгез, чәйханәгә рәхим итегез! Берәр чашка чәй эчәрсез. Ансыз узып китә алмыйсыз. Табын да әзер, сезне көтеп тора. Чашкаларыбыз әниләрдән мирас булып калган менә дигән чынаяклар. Балыбыз Уфадан күчтәнәч булып килгән юкә балы. Аның тәме Финляндиянең балларыннан аерылып тора, төсе дә башка. Миңа калса, телеңне йотардай тәмле. Кайнатмабыз үз урманыбызда җыелган кура җиләгеннән кайнатылган. Яңа пешкән ак чигелдәкләребезне дә авыз итәрсез. Aларны күрше әбидән өйрәнеп калган идем.

Чәйне ничек эчәсез? Куемы, сыекмы? Әби мәрхүмә Мәскәү күренмәсен дип әйтә иде. Нигә шулай әйтә иде, беләсезме? Ул заманны чокыр (чынаяк) төбендә “Мәскәү” язылган булган имеш. Бәлки дөрестер! Димәк, Мәскәү күренсә, чәй артык сыек булган.

Татарның тормышы чәй эчмичә булмый шул! Турист булып йөрегәндә дә кайнар куе чәй гел сагындыра! Кайнап чыкмаган суларда бер тамчы чәй капчыгын чылатып тоту Һич тә эчкә төшми. Менә, чынаяк чәйнеккә салынган кара кайнар чәйдән генә аермасын! Өстәвенә дуслар белән дөнья хәлләрен яхшыртып, мәшәкатләрне беразга онытып өстәл янында утырулар гел булсын иде!

Тагын узганда рәхим итегез!