«Ак юл» журналларыннан (1967–1977) Садри Хәмид шигырьләре
Гарәп хәрефләреннән транскрипция Фазиле Насретдин
Шулай ук латин хәрефләрендә (оригиналь һәм хәзерге тел) һәм инглизчә тәрҗемәсен укы
Һава торышы сүзлеген кара
Көз ае
Кем яратыр көз аен, саргая усак, каен
суыкланыр бөтен һава, кыш якын килгән саен.
Ак калын кыраулардан, җир өсте булган чыбар [чуар]
бу бер үлем каршысында, ничек үсемлек чыдар.
Урманнар һәр бакчалардан, яшел тармак беткән корып
өзелгән сары яфракларны, салкын җил йөри куып.
Октяберь ае
Октяберь ае керер-кермәс: ямьсезләнер кыр, тавы.
Ә, тарафларда очып йөрер, ачы әҗәл сырхавы.
Зур болын, саз, бакчалардан яшеллекләр булыр гаеп
каен, тал һәрбер усактан: төшәр яфрак саргаеп.
Яп-ялангач калыр дөня, күргәч суык карнын агын
калын көчле имәннәр дә, кояр еглап яфрагын.
Кич
Килде кич булды караңгы, кояш китеп ерак батты
эшләп арган адәмнәр дә, йокларга һәм кереп ятты.
Сайраган һәртөрле кошлар, очмыйлар артык өскә
бакча, бак, бөтен кылар, кергәннәр кара төскә.
Күк тә ерак күчүк [кечкенә] ул ай, яктысын бирә бик аз бүлеп
ишетелми һич нинди тавыш, гүя дөня беткән үлеп.
Төрле һава
Һава ямьсез, караңгы көн, күкләрне болыт каплаган
кояшның да яктысы юк, ничәрләп болыт каплаган.
Ява яңгыр, күкләр күкрәп, шарт да шорт яшен ата,
бер минутта йөз мәртә[бә], дисәм дә түгел «хата».
Куркынычлы шундый бер көн, кыямәт копкан диярсең.
СөбханАлла шул яшеннән, үзең коткар диярсең.
Бер өйдә дә «туфан» купкан, тыштагы һава кебек,
күкләр күкрәп, яшен яшнәп, яңгыр һәм ява кебек.
Орышырга хатын кызган, тирги утырган ирен.
Исереп килеп башын аска салып кына торган ирен.
Бөтен ызба зырр — селкенә, савытлар да очкалый,
мескен ирнең баш яныннан савытлар да узгалый.
Алла үзе әлдә [әлегә] саклар, зарар-фәлән күренми.
Яраланса да иренең башы, багып хатын көенми.
Ире гаепле кеше кебек, курка авыз ачарга,
тышта көн дә шундый ямьсез, белми чыгып качарга.
Ничек итеп бит качарсың? Эчеп яхшы исергән?
Аяклар да йөрердәй түгел. Ничек өенә кергән?
Озак ирен хурлаган[нан] соң, булды тукталган кебек.
Ире дә аска башын салып, тора йоклаган кебек.
Ачуланган булса да хәзер, елмаеп көлә башлады,
якын килеп иренең муенына, кулларын да ташлады.
Карагыз инде хатыннарны! Ничек ирен кочаклый,
күреп исегез китәр иде, булсагыз шунда ул чакны.
Бер-берсенә шулай итеп, бирештеләр «гафулар»,
Ике арада калмады артык, йөрәкләнү-хафалар.
Нурлы кояш чыккан кебек, яктырды тагын өй эче,
тавыш-туышлар булмаганы, башланды тагын өй эше.
Ире дә һәм шатлыгыннан, булды хатынын үпкән кебек,
башын күтәреп эчмәгәндәй, булды эшкә киткән кебек.
Шул арада тышларда һәм, кояш чыгып булаган аяз,
яумый яңгыр, күкрәми күк, искитәрлек ямьле яз.
Беләбез аны Алланың да, тигез түгел көннәре,
төнә [кичә] ямьле һавалар булса, болытлы бүген көннәре,
һәм шулай ук бәндәләрнең көннәре дә бердәй түгел.
Орышса да кайчан хатыннар, гаеп түгел — берни түгел.
Карлар кебек
Кәгазьләргә язсам да мин, язган кебек ак карларга.
Кыш көннәре кебек кырларга, урманнарга — азбарларга.
Озак тормас кар өстенә язылганнар,
таяк белән сызган кебек басылганнар.
Яз килгәч ук алар эреп юк булырлар.
сулары а җиргә кереп, юк булырлар.
Кәгазьләргә язганнарым да карлар кебек
эреп беткән кебек булырлар алар кебек.
Кайберәүләре укыр, кайберәүләре ертып атар,
кечкенә эшләр белән чыбалмый безнең татар.
Җилләр
Төнге җилләр кайчан килеп тәрәзә кага.
Көндә какмый, уятырлык бик әз кага.
Башкаларга бирә рәхәт йокларга ул,
андыйларның тәрәзәләрен әрәз кага.
Төн уртасы бөтен кешеләр яткан була,
йокламасалар да кайберләре капкан була,
язучыларның тәрәзәләрен шулай кагып,
йокыларыннан: торыгыз! диеп уяткан була.
Кайберәүләрне җилләр уяталар килеп иртә,
курыкытмыйча әкрен тәрәзә чиртә-чиртә.
Шулай исеп йөргән җилнең тавышлары
арып беткән язучыларга гайрәт кертә.
Шәрык җиле
Өрә җил, кыйный тәрәзәләрне,
зырылдап пыялалар селкенә.
Ватты тәрәзәне, йөрәк әрни
әлдә [әлегә] шөкер берсен генә.
Ике тәрәзәдән ватты берсен
кoрышыймм [?] тиз-тиз валганын.
Ялварам җилгә: гакылга кер син!
Ватма исән калганын.
Юктыр аның колаклары
ялварсам да тыңламый.
Тазасын да тетте, ваклады.
Өшетеп туңдыра чындамы?
Шәфкатсез ул шәрык җиле,
белми кызгана кемнәрне дә.
Унлап еллар шуннан иле
башка якка үзгәрми дә.
Кояш чыкты
Һич итмәстән кояш чыкты
кызарып шәрык ягыннан.
Озак вакытлар торды чыкмый,
күргәннәр шашты гакылдан.
Яктырды күк, тулды нурлар
балкып җиһан акланды.
Дусайдылар кечкенә-зурлар
бөтен җаннар шатланды.
Валды йозаклар, чылбырлар кисeкләр,
булган кебек изге ел.
Ачылды арадан капка-ишекләр
тордылар ябылып илле ел.
Кирәкми артык яшерен, качып,
куркып, багып йөрергә.
Як-якларга юллар ачык,
иркенлек барып килергә.
Хөрмәтле кунаклар килеп төште
ерак моңлы Казаннан.
Кемнәр уйлады мондый эшне?
Килмәгән иде һич кем аннан.
Чын татарлар иде кунаклар,
ике агай, бер туташ.
Татар сүзләрен ишетте колаклар
ике атна бертоташ.
Аларны күреп бастык аякка,
киттек гайрәт көчләнеп.
Кычкырып сөйләштек төрле якка,
башкаларга үчләнеп.
Дошманнар да шуны белсен
бетмәган татар, татар теле.
Андый кавым ничек бетсен?
Ярты Русия татар иле.
Яктырмый көн, атмый таңнар
Яктырмый көн, атмый таңнар,
күренми кояш чыкканы.
Ходай эшен кемнәр аңлар?
Тотар кояшны ышыктамы.
Башка милләтләр нур эчендә
яшиләр шат, дуслар кебек
безнең милләт ятлар эшендә
тоткын-мәһбусләр кебек.
Күрсәт диеп якты көннәр,
ялвармыйм ходай-аллаларга.
Күрә алмыйбыз андый көннәр
ышансак та Аллага.
Яз хәбәрләре
Үткән кышны яуган карлар тормадылар биш ай да.
Нурлы җылы кояш чыгып, беттеләр эреп шул майда
Тунып торган елгалар да зур бозларын ташлады.
Һич итмәстән җир йөзендә үзгәрешләр башлады.
Күренми кешеләрдә толыплар, һәр киемәр җип-җиңел.
Хатын-кызлар күлмәкләрдән кисеп бәргәннәр җиңен.
Сайрый күктә төрле кошлар язны котлаган булып.
Шулай итеп аз вакытта бакча, баглар яшәрде.
Кап-кара җирләр, болыннар булдылар яшел бер шәлдәй.
Үтмшгәндер ай да артык булды гаҗәп җир йозе.
Яшь балалар шатлыгыннан йөгереп суларда чаба.
Корсакларын терәп байлар торалар ятып дачада.